Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Җәмәгать судьялары аена 230ар эш тикшереп, яхшы нәтиҗә күрсәтә
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республиканың яңа билгеләнгән җәмәгать судьяларына хезмәт таныклыклары тапшырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты һәм Татарстан депутатлары ярдәме белән республикада җәмәгать судьялары саны 188 кешегә кадәр җитте, әмма йөкләнеш зур булып кала. Бу хакта Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин таныклыклар тапшыру тантанасында хәбәр итте.
«Сез елдан-ел катлаулана бара торган эшләр карыйсыз, аларны күңел һәм йөрәк аша үткәрәсез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда һәр җәмәгать судьясына уртача 1,3 меңнән артык эш туры килгәнлеген, һәр судья аена 230га якын эшне караганлыгын әйтте.

«Йөкләнеш зур булуга карамастан, судьялар эштә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.Фәрит Мөхәммәтшин республикада судьялар эшен тәэмин итү өчен күп нәрсә эшләнә, диде.
Быел бу максатларга Татарстан бюджетыннан 470 млн сум, узган ел 438 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага суд участокларында капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрелде, яңа җиһазлар һәм оргтехника сатып алынды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз