news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан Дәүләт Думасы экс-депутаты Башкортстан Башлыгы администрациясен җитәкли

Александр Сидякинны яңа вазифага билгеләү турындагы указны Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзалаган.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстаннан Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Александр Сидякин Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы сайтында хәбәр ителә.

“Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указы нигезендә Башкортстан Республикасы Хакимияте башлыгы итеп Александр Сидякин билгеләнде”, - диелгән хәбәрдә.

  • Александр Сидякин 2011 елда Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышына сайланды һәм Дәүләт Думасында Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары булып тора. 2016 елның сентябрендә Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутаты итеп сайланды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100