Р.Миңнеханов: “Татарстан һәм Бөекбритания арасында бизнес өлкәсендәге хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк”

Берләшкән Корольлек Татарстан белән нефть һәм газ, машина төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү Татарстан һәм Бөекбритания арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов илче вазифаларын башкаручы, Россия Федерациясенең Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия эшләрендәге вакытлы ышанычлысы Денис Киф белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.
Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең Бөекбританиягә, беренче чиратта, төрле белем бирү программалары, шул исәптән “Алгарыш” республика программасы кысаларында баруын билгеләп үтте. Денис Кифның Казанга хәзерге визиты программасында да вуз укытучылары һәм студентлар белән күп кенә очрашулар каралган. “Мин моны республикада гамәлгә ашырылучы мәгарифне үстерү стратегиясен исәпкә алып, безнең хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы юнәлеш дип саныйм”, - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан шулай ук бизнесның төрле өлкәләрендә, шулай ук спортта Бөекбритания тәҗрибәсенә карата кызыксыну белдерә. Ноябрь ахырында республика делегациясенең Бөекбританиягә сәфәре барышында Татарстан вәкилләре мәктәпләр базасында иҗтимагый үзәкләр төзү тәҗрибәсен өйрәнәчәк.
Үз чиратында, Денис Киф хәбәр иткәнчә, Берләшкән Корольлек Татарстан белән нефть һәм газ, машина төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек итүгә, республиканың инжиниринг өлкәсендәге тәҗрибәсенә, шулай ук медицина һәм биологиядәге фәнни эшләнмәләргә карата кызыксыну белдерә. Бөекбритания вәкилләре үзләренә Татарстанның алдагы инфраструктур үсеше, инвестицияләр өчен яңа мөмкинлекләр, республиканың инновацион проектлары турында мәгълүмат бирүләрен сорады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан һәм Бөекбритания арасында бизнес өлкәсендәге хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Моның өчен яклар делегацияләр белән алмашу хакында килеште, республикада эшче төркем төзеләчәк. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанда Берләшкән Корольлекнең виза үзәге ачылу Бөекбритания һәм Татарстан арасында тагын да тыгызрак элемтәләр булдырырга мөмкинлек бирер иде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр иткәнчә, очрашу барышында шулай ук 2012 елда Казанга Бөекбританиянең «UK Trade and Investment» инвестицияләр агентлыгы делегациясенең визиты турында килешүгә ирешелгән. Үз чиратында, 2013 елгы Универсиаданы оештыручылар Олимпия уеннарын үткәрү тәҗрибәсен өйрәнер өчен Лондонга юл тотачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.