Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Дәүләт архивы җитәкчесе белән очрашты

Угур Унал Татарстанның архив идарәсенә татар халкы тарихы турында Россиядә аналогы булмаган документлар тапшырды.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт йортында Төркия Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе Угур Унал белән очрашты.

«Тарихи документларны, архив кулъязмаларын саклау һәм цифрлаштыру, шул исәптән дәүләт архивларының эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар», — диелә республика Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Угур Унал Татарстанның архив идарәсенә татар халкы тарихы турында Россиядә аналогы булмаган документлар тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Милли китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән күргәзмә ачылуын әйтте. Экспозициядә сирәк китаплар һәм кулъязмалар тәкъдим ителгән.