Рөстәм Миңнеханов Төркия вәкиле белән тарихи кулъязмаларны саклау турында сөйләште

Угур Улан татар халкы тарихы буенча документларны Казанга алып килгән.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе Угур Унал белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Тарихи документларны, архив кулъязмаларын саклау һәм цифрлы форматка күчерү, шул исәптән дәүләт архивлары эшчәнлеген оештыруда тәҗрибә уртаклашу һәм алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Угур Улан татар халкы тарихы буенча документларны Казанга алып килгән һәм Татарстан Республикасы архив идарәсенә тапшырган.

Рөстәм Миңнеханов Төркия хезмәттәшләренә татар халкы тарихына игътибарлары һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул, аерым алганда, Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлап «Татар китапларының глобаль дөньясы» күргәзмәсе ачылуын искәртте.