Миңнеханов һәм SOI вәкилләре Казанны Махсус Олимпиадага әзерләү турында фикерләште

2022 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары Казанда 2023 елда узачак.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиада (SOI) глобаль хәрәкәте вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Махсус Олимпиада вәкилләре — Special Olympics International башкарма директоры Мэри Дэвис, хәрәкәтнең спорт директоры Лу Лория һәм Махсус Олимпиаданың Европа һәм Азия юнәлеше җитәкчесе Дэвид Евангелиста Рөстәм Миңнеханов белән 2022 елгы Бөтендөнья Кышкы уеннарны 2023 елга күчерү, менталь үзенчәлекләре булган атлетларга имин мохит оештыруны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикерләште.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиада ярышларын Россиядә, Казанда уздыруга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе — үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең потенциалын мөмкин кадәр ачу.

«Без бу вакыйганы, мохит булдыру буенча сезнең белән эшләүне көтәбез, заманча дөньяны күпкә инклюзиврак итү мөһим», — диде Мэри Дэвис.

Ольга Слуцкер Рөстәм Миңнехановка спорт дөньясын берләштерү символы булган туп тапшырды.

2022 елгы Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары Казанда 2023 елда узачак. Уеннарның спорт программасы тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү буенча ярышларны үз эченә ала. Ярышларда интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган 1900 чамасы атлет һәм дөньяның 100 иленнән килгән юнифайд-партнерлар катнашачак.