Рөстәм Миңнеханов: Укытучылар яңа шартларда гадәти белем бирү ритмын саклап калдылар

«Агымдагы ел педагоглар өчен бик катлаулы булды», — диде Президент.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Укытучылар яңа шартларда да гадәти белем бирү ритмын саклап калдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында мәгариф тармагына кагылышлы өлешендә шулай дип белдерде.

«Мәгариф һәм фән — республика үсешенең мөһим юнәлешләре. Агымдагы ел педагоглар өчен бик катлаулы булды. Балалар онлайн укыдылар, ә студентлар имтиханнарны да онлайн тапшырды. Укытучыларыбызга ярдәм йөзеннән илебез Президенты йөкләмәсе нигезендә яңа уку елыннан башлап мәктәпләребездәге 23 меңнән артык сыйныф җитәкчесенә бишәр мең сум акча түләү каралган», — диде Президент.

Шул ук вакытта төбәк дәрәҗәсендәге кызыксындыру чаралары да саклап калынганын әйтте. «Моннан тыш, 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларының барысы да түләүсез, сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу — 209 мең мәктәп укучысы дигән сүз», — диде.

Рөстәм Миңнеханов сәләтле укучыларның өчесе бүгенге утырышта катнашуын әйтте. «Республикабызда сәләтле балалар бик күп. Без мәктәп укучыларының уңышлары белән ихлас горурланабыз», — диде. Олимпиада җиңүчеләренә алкышлауны сорады.

«Икътисадның реаль секторы таләпләренә җавап бирердәй мәгариф даирәсе булдыру максатында Татарстанда 41 ресурс үзәге төзелде. Монда белем алу өчен барлык шартлар булдырылды, яңа җиһазлар, шул исәптән Worldskills чемпионатыннан мирас булып калган җиһазлар да урнаштырылды.

Ресурс үзәкләре эшче кадрлар әзерләү белән генә чикләнмичә, һөнәри белем бирүне үстерүдә гаять зур роль уйнаучы учреждениеләргә әверелде», — диде Татарстан Президенты. Республиканың югары мәктәбе һәм фәнни оешмалары алдында икътисадның реаль секторы белән перспективалы үсеш юнәлешләре буенча тыгыз хезмәттәшлек алып бару бурычы торганын әйтте.