news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала

Президент Дәүләт Советына еллык Юлламасының башында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы үткәрелгәнен искәртте.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булып санала. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«2020 ел мөһим даталарга, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Республика стабиль рәвештә үсүен дәвам итә. Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала. Бу безнең горурлыгыбыз һәм киләчәккә ышанычыбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика үсешенә ил Президенты Владимир Путин ярдәме күрсәтелгәнен әйтте.

Президент быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелгәнен искртте. «Бу ил тарихындагы геройлык бит. Куркыныч сугыш һәр гаиләгә кагылды. 700 мең татарстанлы фронтка китте, без фашизмнан коткарган җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәтәбез. Безнең бурыч — сугыш елларын турында хәтерне мәңгеләштерү. Юбилей елында Җиңүче солдатка һәйкәл ачылды. Аның образы Гази Заһитов» — диде.

Миңнеханов Әлки, Югары Ослан, Мөслим, Минзәлә, Менделеевск Чүпрәле районнарында стелалар, истәлек такталары, бюстлар ачылганын әйтте. Чарага Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм тагын берничә ветеран чакырылган. «Ветераннар — сез батырлык һәм кыюлык үрнәге. Барыгызга да сәламәтлек, яхшы кәеф җан җылысы, озын гомер телим», — диде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100