news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка нефтьүткәргечләрне күгәрүдән саклау технологиясен тәкъдим иттеләр

«Си-Ресурс» компаниясе эшләнмәсе электрохимик протектор саклау принцибына нигезләнгән.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка нефть һәм газ үткәргечләрен күгәрүдән саклау технологиясен тәкъдим иттеләр. Ул электрохимик протектор саклау принцибына нигезләнгән. Бу турыда «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар Советы утырышында «Си-Ресурс» ҖЧҖ директоры Антон Бурбулис хәбәр итте.

«Без углеводородларны табу, транспортлау һәм саклауда катнаша торган барлык җиһазларны комплекслы саклауны тәэмин итәбез. Төп нәтиҗә — ингибиторлардан тулысынча баш тарту. Протекторлар 7 елга кадәр хезмәт итә, ингибиторларга караганда арзанрак тора, ә нәтиҗәлелеге 3-5 тапкыр югары», — диде компания башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов бу технологияне башка торбаларга да кулланып булуы белән кызыксынды. Ачыкланганча, предприятие протекторларны суүткәргеч, җылылык челтәре, тимербетон һәм металл конструкцияләрдә куллану вариантларын да карый икән. Моның өчен «Си-Ресурс» компаниясе Татарстанда фәнни үзәк ачарга ниятли.

Шулай ук «БАРС аяк киеме компаниясе» дә үз продукциясен тәкъдим итте. Алар күннән, ПВХ һәм ЭВА материалларыннан махсус аяк киемнәре җитештерә.

«Сезнең аяк киемнәрегез бик яхшы икәнен күрдем. Чистайда бик яхшы Татарстан предприятиесе бар. Махсус аяк киеменә заказ биргәндә шуңа игътибар итегез», — дип өндәде Татарстан Президенты предприятиеләр җитәкчеләрен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100