news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Профсоюзлар - дәүләтнең көчле, ышанычлы һәм җаваплы партнерлары

Татарстан Премьер-министры республика халкын Татарстан Профсоюзлар көне белән котлады.

Алексей Песошин: Профсоюзлар - дәүләтнең көчле, ышанычлы һәм җаваплы партнерлары
Владимир Васильев

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан Профсоюзлар көне белән котлап мөрәҗәгать итте. Ул мондый бәйрәм гражданнар җәмгыятенең иң актив өлеше буларак, профсоюзларның әһәмиятен һәм абруен күрсәтүен әйтте. Бу турыда Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Профсоюзлар — чыннан да дәүләтнең көчле, ышанычлы, җаваплы һәм принципиаль партнерлары. Профсоюзлар республикабызның хезмәт өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итүдә, хезмәткәрләр өчен лаеклы һәм сыйфатлы хезмәт шартлары булдыруда мөһим роль уйный», — диде ТР Премьер-министры.

Ул республика хакимиятенең һәм профсоюзларның уртак бурычлары Татарстанның социаль-икътисади үсеше, инновацион икътисад булдыру, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, имин хезмәт шартлары һәм лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары булдыру икәнлеген әйтте.

«Бу мәсьәләләрне хәл итү республикада өч якның — дәүләт, бизнес һәм профсоюзларның конструктив диалогы режимында даими килешү нигезендә гамәлгә ашырыла», — дип искәртте Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм профсоюз активының ел саен үткәрелә торган очрашуларында татарстанлыларның социаль хәле һәм тормыш сыйфатына бәйле булган өстенлекле эш юнәлешләре буенча фикер алышалар.

«Бүген безнең уртак һәм беренчел бурычларыбыз — икътисадны модернизацияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, барлык тармакларда да лаеклы хезмәт шартлары һәм югары хезмәт хакы булган яңа нәтиҗәле эш урыннары булдыру, нәтиҗәдә, халыкның тормыш сыйфатын арттыру», — диде Алексей Песошин.

Ул республиканың профсоюз хәрәкәте ветераннарына күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәрәкәтнең барлык катнашучыларына алга таба конструктив һәм сыйфатлы уртак эш, барлык уңай традицияләрне саклап калуны теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100