news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иннополиста Россиядә беренче бонд зонасын булдыру турында килешүгә кул куйдылар

Проектның кураторы итеп Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев билгеләнде.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Иннополиста ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов бонд зонасы пилот проектын булдыру турындагы килешүгә кул куйдылар. Проектның кураторы итеп Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев билгеләнде.

«Татарстанда бонд зонасын булдыру безнең эшкуарларның конкурент өстенлекләрен арттыруга юнәлдерелгән. Алар, безнең фикеребезчә, киләсе адымда Россиянең барлык төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә үз продукциясен җиңел, тиз һәм табышлы тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Ә бу -республика халкының тормыш дәрәҗәсе һәм мәшгульлеге үсеше дигән сүз», — дип китерә Габделганиев сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Бизнес-омбудсмен сүзләренчә, Татарстан Кытайдан Европага транспорт юллары кисешкән урында урнашкан уңайлы географик урынга ия. Проектны тормышка ашыру 2020 елның 1 ноябренә билгеләнгән.

Бонд складлары — интернет-мәйданчык аша физик затларга сатыла торган товарларны җыю, саклау һәм бүлү өчен кулланыла торган махсус таможня статусы булган урыннар. Аерым статус таможня пошлиналарын һәм анда чит илдән кертелә торган товарларны сатып алганчы салымнарны түләми тору мөмкинлеген бирә.

Элегрәк «Татар-информ» экспертлар Россиядә беренче бонд зонасы барлыкка килергә тиешле сәбәпләрне атаганлыгын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100