Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты WorldSkills International җитәкчесе белән фикер алышты
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дөнья чемпионатына әзерлек эшче кадрлар әзерләүгә бөтенләй яңача карарга мөмкинлек биргән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International ның башкарма директоры Дэвид Хоуи белән алга таба хезмәттәшлек итү һәм 2019 елның җәендә Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек турында фикер алышты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, чемпионатка әзерлек эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм эшче кадрлар әзерләүгә бөтенләй яңача карарга мөмкинлек биргән.
ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта, Рөстәм Миңнехановтан тыш, республика ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, «Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, «Ворлдскиллс Россия» Һөнәри бергәлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов һ.б. катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз