news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Төркия парламенты башлыгы белән сөйләшүләр уздырды

Парламентара хезмәттәшлекнең беренче беркетмәсенә 26 ел элек кул куелган.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Шентоп белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган арасындагы якын мөнәсәбәтләр, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итсен өчен һәрвакыт зур көч куябыз. Пандемия [коронавирус] безнең элемтәләрне чикләде. Кара-каршы очрашыр вакыт җитте», — дип сәламләде Мостафа Шентоп Рөстәм Миңнехановны.

«Без эшкуарларның Татарстан белән кызыксынуы артуын күзәтәбез. Безнең Россиягә инвестицияләрнең дүрттән бер өлеше нәкъ менә сезнең республикага туры килә», - дип искәртте Төркия парламенты башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшен Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли, дип ышандырды.

«Пандемия безнең товар әйләнешен нык киметте. Мондый турыдан-туры элемтәләр пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезнең ил компанияләре республикага якынча 2 млрд АКШ доллары инвестицияләгән. Бездә ун төрек заводы уңышлы эшләп килә», - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук парламентара хезмәттәшлекнең беренче беркетмәсенә 26 ел элек кул куелганлыгын искәртте. Шуннан бирле Татарстан һәм Төркия парламентлары актив хезмәттәшлек итә.

Төркия Бөек Милли Җыены - Төркия Республикасының бер палаталы парламенты. Аны шулай ук Мәҗлес дип атыйлар. Ул 600 депутаттан тора. Алар биш елга гомуми сайлауларда пропорциональ рәвештә партия исемлекләре буенча, шулай ук 85 сайлау округында сайлана. Парламентка керү өчен партияләргә 10 процентлы чикне узарга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100