Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Төркия сәүдә министры белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстанда хәзерге вакытта ун зур төрек заводы уңышлы эшли.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәрендә бу илнең сәүдә министры Мехмет Муш белән инвестицияләр, шул исәптән нефть химиясе өлкәсендә дә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Без сезнең илнең динамик үсешен игътибар белән һәм зур кызыксыну белән күзәтәбез, тугандаш төрек халкының уңышларына шатланабыз, аның белән безне тарихи, мәдәни, дини һәм тел уртаклыгы якынайта», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда хәзерге вакытта ун зур төрек заводы уңышлы эшли. Яңа проектлар эшләнә. Үз чиратында нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше секторларын тәкъдим итүче Татарстан компанияләре Төркиядә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген өйрәнә.
«Күптән түгел Сез шәхсән безнең „Татнефть“ компанияләр төркеме делегациясен кабул иттегез. Форсаттан файдаланып, безгә ярдәм итүегез һәм инициативаларга игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Мин бу вазифага ике ай элек кенә билгеләндем. Һәм беренчеләрдән булып Татарстан делегациясен кабул иттем, — диде Мехмет Муш.
«Проектка ярдәм итүегезне үтенәм», — диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Мин инде хезмәттәшләремә тиешле йөкләмәләр бирдем. Безнең өчен бу инвестицияләр бик мөһим. Безнең нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ зур», — дип әйтте Төркия сәүдә министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз