news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казан дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясын ачты

Казанның Петров исемендәге паркында яңа мемориал барлыкка килде.

Татарстан Президенты Казан дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясын ачты
https://tatarstan.ru

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Петров исемендәге паркында тантаналы рәвештә Казан дары заводы хезмәткәрләренең — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясын ачтылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориалга Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм башка сугыш ветераннары, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Гадәти кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия сәнәгате департаменты директоры Дмитрий Капранов, Казан дары заводы вәкилләре чәчәкләр салды. Казан дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясы Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән аралашты, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Мемориал янында бергәләп фотога төштеләр.

Татарстан Президенты үз чыгышында сугыш елларында Казан алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булуын искәртте, ә ТАССР госпитальләрендә Кызыл Армиянең яралы сугышчыларын дәваладылар, диде. «24 июнь — үзенчәлекле дата. 1945 елда [бу көнне] Җиңү парады була. Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур рәхмәт!» — диде республика җитәкчесе.

Тантанага җыелучыларга шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов мөрәҗәгать итте. Ул сугышны Казан дары заводында эшләп каршы алуын искә төшерде. «Без станоклар янында унбишәр сәгать тордык, моның халыкка кирәк булуын аңладык. Без җиңү өчен барысын да эшләдек», — диде ветеран.

Казан дары заводы сугыш вакытында Кызыл Армия өчен мөһим стратегик продукция җитештерә. Предприятиенең ике меңнән артык хезмәткәре фронтка киткән. Батырларча һәм фидакарь хезмәте өчен завод I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде, аның 5 мең 448 хезмәткәре тыл хезмәтчәннәре дип танылды. Шул ук вакытта предприятиедә эшләүчеләр арасында сигез Советлар Союзы Герое бар. Алар арасында Татарстанда бердәнбер исән — сау булган Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан Борис Кириллович Кузнецов та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100