news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой

Татарстан Президенты фикеренчә, Җәлил исеме республикада гына түгел, бөтен Россиядә мәңгеләштерелергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов: Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой
ТР Президенты Матбугат хезмәте

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Мәскәүдән килгән Муса Җәлил исемендәге очкычны каршы алгач, журналистларга шулай дип белдерде.

Бүген очкыч беренче рейсын башкара. Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Кунакларны һәм пассажирларны Казан танк училищесы оркестры Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршын башкарып һәм милли ризык чәкчәк белән каршы алдылар.

«Мин федераль коллегалардан шундый самолет барлыкка килсен әле дип сорадым. Муса Җәлил — Татарстан өчен генә түгел, бөтен илебез өчен Герой. Аның каһарманлыгы мәңгелек булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент фикеренчә, Җәлил исеме республикада гына түгел, бөтен Россиядә мәңгеләштерелергә тиеш. 

«Аэрофлот» җитәкчелеге шундук хуплады. Барлык хуплаучыларга рәхмәт. Самолет иртәрәк әзер иде, әйе, коронавирус тоткарлады, ләкин бүген, 24 июньдә, 75 ел элек Җиңүчеләр парады уздырылган. Нәкъ менә бүген килүе өчен без рәхмәтле. Бу безнең горурлык! Без ярдәм өчен бик рәхмәтле. Пассажирлар рәхәтен күрсен!» — дигән теләген җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100