news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде

Ул Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбендә белем алган, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнарында эшләгән.

Нагуманов Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде
архив/Ильнар Тухбатов, gossov.tatarstan.ru

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Әлмәт муниципаль районы депутатлары Тимур Нагумановны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп расладылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән кандидатураны халык ышанычлыларына тәкъдим итте.

"Республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән тәкъдим итеп, Тимур Нагуманов кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм", - диде Мөхәммәтшин. Ул искәрткәнчә, Нагуманов Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, Мәскәү «Сколково» идарә мәктәбендә белем алган, Яшел Үзән һәм Чүпрәле районнарында барлык мөһим позицияләрдә эшләгән.

"Аны Чүпрәле районы башлыгы итеп тәкъдим итәргә дә мин бардым. Ул вакытта: “Мин сезгә башлык вазифасында чиста биттән эшли башлаячак яшь кешене алып килдем. Моңа җитди карагыз, ярдәм итәргә тырышыгыз“, дидем. Ул анда күп хезмәт башкарды. Айрат Хәйруллинны сез ничек озаткан булсагыз, Чүпрәле халкы аны шулай озаткан иде», — дип искә алды Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга Тимур Нагумановны Әлмәт районы җитәкчесе итеп тәкъдим итәр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе белән әңгәмә коруын сөйләде.

“Татарстан Президенты Нагумановка тәкъдим ясады: "Әлмәт халкы һәм депутатлар кабул итсен һәм ышансын өчен тырыш. Икенчесе: Вакытны сузмыйча гына, Айрат Хәйруллин башлап, төгәлләргә өлгермәгән эшләрне дәвам итәргә кирәк. Өченчесе: Әлмәттә “Татнефть” компаниясе җитәкчелеге кабул итмәсә, беркем дә уңышлы эшләп китә алмый. “Татнефть”тә эшләүче халык белән килешеп эшләсә, зур уңыш булачак", - диде Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot