Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете бәйрәме көнендә Татарстан мөфтие белән очрашты
Татарстан Президенты мөселман иҗтимагый оешмалары авыр вакытта алып барган хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген, Ураза гаете бәйрәме көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәте Йортында Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов кыен вакытта мөселман иҗтимагый оешмалары алып барган хәйрия эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Республика мөселманнарына, православие дине вәкилләре һәм башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән, Аллаһы Тәгалә һәм җәмгыять алдында тоткан җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлаган һәм кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек идеалларына тайпылышсыз булган өчен чын күңелдән рәхмәтлемен», — диде ул.
Камил хәзрәт Рамазан аеның республикада, илдә һәм дөньяда катлаулы санитар-эпидемиологик хәлгә туры килүенә карамастан, 30 көн Татарстан өммәте өчен уңышлы узды, дип сөйләде. «Мәчетләргә баруны һәм массакүләм чараларны үткәрүне тыю Рамазан шатлыгын киметсә дә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә уртак теләктәшлек күрсәтү өчен киртә булмады», — диде Татарстан мөфтие.
Шулай ук, аның сүзләренә караганда, быел «Рамазан — игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны да киң колач белән узды.
Моннан тыш, Камил хәзрәт мөфтиятнең соңгы елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән дә уртаклашты. Ул Каләм Шәрифнең мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре басылып чыкканлыгын һәм Мәскәүдә, шулай ук Махачкалада татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителгәнлеген әйтте. 2020 ел Татарстанда мөфтият тарафыннан Туган тел елы дип игълан ителде. Камил хәзрәт республиканың 20 мәчетендә оештырылган татар теле курслары нәтиҗәләренә аерым тукталды.
Очрашу вакытында телевидениедә Россия төбәкләрендә гаетне бәйрәм итү турындагы яңалыклар чыгарылышын күрсәттеләр - репортаж Камил хәзрәт катнашында төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз