^Санкт-Петербургның вице-губернаторы Александр Вахмистров Казанга җавап визиты белән килде

^Санкт-Петербургның вице-губернаторы Александр Вахмистров Казанга җавап визиты белән килде

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бу минутларда Санкт-Петербургның вице-губернаторы Александр Вахмистров Казан мэры Камил Исхаков белән Петербург (элеккеге Свердлов) урамын карыйлар, ул Петербург архитекторлары проекты буенча реконструкцияләнә. Александр Вахмистров узган атнада Казан мэры җитәкчелегендәге делегациянең Санкт-Петербургка баруына җавап визиты белән Казанга килде.

Ике шәһәрне актив хезмәттәшлеге "Казанның 1000 еллыгы һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы белән бәйле уртак чараларның үткәрү турында”гы килешү кысаларында алып барыла. Татарстан башкаласы ике ел элек Санкт-Петербургның 300 еллыгына әзерләнү буенча үзенә алган бурычларның тулысынча үтәде. Хәзер Невадагы кала хакимияте Казанның Петербург урамын төзекләндерү буенча актив эш алып бара, архитекторлар уйлаганча, биредә төньяк башкала рухы чагылырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербург хакимияте әлеге килешүләрдә каралган чараларны гамәлгә ашыруга 150 миллион сум бүлеп бирде.

Бүген Александр Вахмистров шәһәрнең юбилеена төзелүче объектларда: Казан метрополитены станциясе, шәһәр ратушасы, опера театры, Казансу аша яңа күпер, Боз сарае, Үзәк стадион һәм тузган торакны бетерү программасы буенча төзелгән торак йортларны караячак.

Иртәгә Санкт-Петербургның вице-губернаторы Казанга нигез салуның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча махсус идарә җитәкчесе Рәфис Госманов белән очрашачак. Очрашу вакытында тагын "Казанның 1000 еллыгы һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы белән бәйле уртак чаралар үткәрү турында"гы килешү каралачак.