news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанның Нокса урманындагы шәһәр өмәсендә нарат агачлары утыртты

«Чиста һава һәм су, агачларны бернинди социаль проектлар да алыштыра алмый», - дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Нокса урманындагы шәһәр өмәсендә нарат агачлары утыртты

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанның Нокса урманында, «Франт» сәүдә үзәге артында гомумшәһәр өмәсе узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары да катнашты.

«Кадерле казанлылар һәм кунаклар! Республикабызны, шәһәребезне яратканыгыз өчен бик зур рәхмәт. Яз җитү белән, кыштан соң әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә кирәк. Безнең әйләнә-тирә мохиткә, яшәү рәвешенә карата мөнәсәбәт үзгәрә. Кешеләр табигатьне сакларга, әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга кирәклеген аңлый. Акциягә яшьләр бик күп килгән. Бүген безнең белән булган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә», — диде республика Президенты өмәгә җыелган кешеләргә мөрәҗәгать итеп.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге «генераль җыештыру» бер көнлек кенә акция булмаска тиеш. Республика халкының экологиягә үз мөнәсәбәтен үзгәртүе зарур. Ул яшьләргә экологик тәрбия бирү белән шөгыльләнүче уку йортларына рәхмәт белдерде. Президент Нокса урманының уникаль табигый урын булуын билгеләп үтте. Аңа кешеләр сакчыл карарга тиеш.

«Бүген сезнең һәркайсыгыз бу урынны тагын да матурайту өчен тырыша. Биредә агач утырачакбыз. Яшәү сыйфаты әйләнә-тирә мохиткә бәйле. Чиста һава һәм су, агачларны бернинди социаль проектлар да алыштыра алмый», — дип сүзен төгәлләде ТР Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов берничә нарат агачы утыртты. Бу көнне Нокса урманында барлыгы 60 төп агач утыртылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100