Рөстәм Миңнеханов нефть химиясенең яңа технологияләре турында докладлар тыңлаячак

ТР Президенты «Татнефть» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышларын уздырачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанның нефть, газ, химия комплексы үсешенә багышланган берничә утырыш уздырачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышын уздырачак. Анда 2020 елның 2 аенда нефть компаниясе бюджетының үтәлеше турында фикер алышачак. Апрель аена һәм 2020 елның икенче кварталына бюджет раслаячак.

Көндез Татарстан Республикасы Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырачак. Анда Нефть химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре компанияләрне үстерү планнары турында фикер алышачак һәм җитештерүнең яңа технологияләре турында докладлар тыңлаячак.