news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безгә ил Президенты карарына теләктәшлек белдерү кирәк

Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең бөтен системасының җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов: Безгә ил Президенты карарына теләктәшлек белдерү кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы алдыннан, Владимир Путин игълан икән махсус хәрби операция уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте, бердәмлек күрсәтергә өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов халыкара вазгыять катлаулы булуын, Украинаның Минск килешүләрен үтәүдән баш тартуын, Украинаның көньяк-көнчыгышында рус халкы геноциды дәвам иткәнен, Киев режимы ягыннан Россия иминлегенә куркыныч янаганын искәртте.

«Ил Президенты, Россия Баш командующие Владимир Путин тарафыннан Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында карар кабул ителде. Донбассны саклау өчен махсус хәрби операция үткәрү карар ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең консолидациясенә ирешергә, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент тормыш, яшәешне тәэмин итүче предприятиеләрнең, бөтен системаның җайга салынган эшчәнлеген тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп узды. «Ышанам: без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100