news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Өйдә укучы бала тиешле дәрәҗәдәге белемне ала алмаячак

Президент әйтүенчә, православие гимназиясен, мөселман мәктәбен булдыру тәҗрибәсен киңәйтергә кирәк.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, өйдә укучы бала тиешле дәрәҗәдәге белемне ала алмаячак.

«Мине мәгариф системасында борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе шул: 881 бала өйдә укый. Бу бик үк әйбәт түгел. Мин өйдә уку өчен сәбәпләрне аңлыйм, ләкин, миңа калса, өйдә укучы бала тиешле дәрәҗәдәге белемне ала алмаячак», — диде Рөстәм Миңнеханов Ратушада Казан шәһәре думасының сессия утырышында. 

Президент социализация, тормышка яраклашу мәсьәләсен искәртте. 

«Без аңлыйбыз: дингә бәйле мәсьәләләр дә бар. Бездә православие гимназиясе, мөселман мәктәбе булдыру тәҗрибәсе бар. Бу юнәлешләрне үстерергә кирәк, ләкин барлык мәктәпләр федераль стандартка туры килергә тиеш. Өйдә уку ничек булганын аңлыйбыз. Бу сорауны прокурор белән дә берничә тапкыр күтәрдек», — диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100