news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын уздырды

Утырышта катнашучылар узган елда компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясады һәм 2020 елның февраленә бюджетны раслады.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ директорлар советы утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта «Татнефть»нең узган ел бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның февраль аена бюджет расланды. Моннан тыш, катнашучылар 2019 елда эчке аудит идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга эчке аудит планнары турында доклад тыңлады.

Директорлар советына «Татнефть» эшчәнлегенең төп бизнес-юнәлешләре буенча IT-стратегияне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Проектлар арасында нефть чыгару объектларына хезмәт күрсәткәндә һәм ятмаларны эшкәрткәндә ясалма интеллект кертү, цифрлы сату каналларын куллану һәм «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында ЭЛОУ АВТ-7 цифрлы җайланмасын булдыру бар.

Агымдагы елның потенциаль проектлары булып,запасларны санау процессын цмфрлаштыру, скважиналар планлаштыру һәм төзү, аларны ремонтлау һәм башкалар каралган.

Утырышта Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең контрольлек итүче һәм бәйле оешмалар белән корпоратив хезмәттәшлеге тәртибе турындагы нигезләмә»нең яңа редакциясен расладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»җитәкчелеге белән очрашты. Компания генераль директоры аңа узган елда «Татнефть» эшчәнлеге һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, аның урынбасары — республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100