news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кыргызстан Президенты белән очрашты

Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров бүген Россиягә беренче тапкыр килде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кыргызстан Президенты белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Садыр Жапаровны вазифага керешүе белән котлады һәм Татарстанга чакырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сезне Татарстанда көтәбез, без Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән бик кызыксынабыз. Тәҗрибә алмашырга, Сезнең делегацияләрне, белгечләрне кабул итәргә әзер. Эшче төркем төзергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Минем белән очрашуга Татарстаннан килүегез өчен сезгә рәхмәт. Сезне теләсә кайсы уңайлы вакытта Кыргызстанга чакырам», — диде Садыр Жапаров.

Кыргызстан Президенты бүген Россиягә беренче чит ил визиты белән килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты инде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100