Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дәүләт Советы комиссиясе утырышын уздырды
Татарстан Президенты бүген агломерацияләрне бердәм территорияләр буларак үстерергә, аларның юл һәм инженер инфраструктурасы белән бәйләнешен тәэмин итәргә, җәмәгать транспорты системасын комплекслы үстерүне гамәлгә ашырырга кирәк дип саный.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты, Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча комиссия җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясен стратегик үстерү» мәсьәләсе буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышын уздырды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы Секретаре Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, видеоконференцэлемтә режимында — кызыксынган федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнары, фәнни һәм эксперт оешмалары вәкилләре катнашты.
Игорь Левитин, утырышны ачып, комиссия әгъзаларына активлыклары, яңа сыйфатлы тәкъдимнәр өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга илкүләм максатларга ирешү өчен стратегик үсеш юнәлешләре формалаштырылган.
2030 елга кадәр ел саен 5 миллионнан да ким булмаган гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш дип көтелә. Моның өчен 1 млрд кв метр торак төзергә кирәк — бу илдә һәр бишенче метрны яңартырга кирәк, дигән сүз, дип билгеләп үтте, үз чиратында, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин.
Ул искә төшергәнчә, ел саен 120 млн. кв. метр торак сафка бастырырга кирәк булачак. Ипотека — ихтыяҗның төп драйверы, шулай ук базардагы тәкъдимнәр дә, әлеге инициативадан гражданнар да, төзүчеләр дә файда алачак.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе җитәкчесе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген агломерацияләрне бердәм территорияләр буларак үстерергә, аларның юл һәм инженер инфраструктурасы белән бәйләнешен тәэмин итәргә, җәмәгать транспорты системасын комплекслы үстерүне гамәлгә ашырырга кирәк.
Территорияләрне комплекслы үстерү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов кайбер тәкъдимнәр инде Россия Төзелеш министрлыгына җибәрелгән, дип тә искәртте. Аның сүзләренә караганда, ташламалы ипотекадан тыш, торак төзелешен үстерү өчен яңа механизмнар да эзләргә кирәк.
2020 елның декабрендә Россия Федерациясе Дәүләт Советының һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышы узган иде. Комиссия тәкъдимнәре Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 16 гыйнварындагы йөкләмәләре исемлегенә кертелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз