news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда татарча укыган балалар санының кимүен искәртте

«Бүген татар милләте балаларының 19 проценты гына татарча укый, дүрт ел элек 26 процент булган», — диде Президент.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда татарча укыган балалар санының кимүен искәртте.

«Бүген татар милләте балаларының 19 проценты гына татарча укый, дүрт ел элек 26 процент булган. Саны кими, бу мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк», — диде Президент Казан шәһәр думасының сессия утырышында.

Ул полилингваль мәктәпләр төзелүен искәртте. «18 нче мәктәпне тәртипкә китерергә дип сөйләштек. Ике проект белән генә хәл итеп булмый, шәһәрдә бу мәсьәләгә игътибар белән карарга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot