news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Барселонага эш визиты белән килде

Сәфәрнең төп максаты - Барселонаның шәһәр хуҗалыгын алып бару һәм архитектурасын камилләштерү тәҗрибәсе белән танышу

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Барселонага эш визиты башлана. Сәфәрнең төп максаты - Европаның иң матур шәһәрләренең берсе Барселонаның шәһәр хуҗалыгын алып бару һәм архитектурасын камилләштерү тәҗрибәсе белән танышу. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов бар.

Татарстан Президенты Барселонаның баш архитекторы Висенте Гуаларт Фурио белән очрашачак, ул Рөстәм Миңнехановка Барселонаның шәһәр мохитен трансформацияләү өлкәсендәге Барселона тәҗрибәсе турындагы презентациясен күрсәтәчәк. Республика Президенты каты көнкүреш калдыклары үзәгендә булачак, шәһәрнең инфокоммуникация өлкәсендәге алымнар белән танышачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot