news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановның йомгаклау матбугат конференциясе 24 декабрьдә узачак

Журналистлар белән очрашу иртәнге сәгать 11дә башлана.

Рөстәм Миңнехановның йомгаклау матбугат конференциясе 24 декабрьдә узачак
архив

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион йомгаклау матбугат конференциясен уздырачак. Чара иртәнге сәгать 11дә башлана.

Республика җитәкчесе Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда 2020 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаячак.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 18нче утырышында Рөстәм Миңнеханов  башкарылган эшләргә йомгак ясап, 2020 елның гади булмавын билгеләп үтте. Шулай да Татарстан барлык төп планнарны гамәлгә ашырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot