news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде

Бу турыда Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алды матбугат конференциясендә рәсми рәвештә игълан ителер дип көтелә.

Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде
пресс-служба президента РТ

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте.

Моңа кадәр Татарстан Президентының матбугат хезмәтен җитәкләгән Эдуард Хәйруллин вазифасыннан китте. Чыганак мәгълүматы буенча, бүген Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга имза куйган.

Указ әлегә Татарстан Президенты рәсми сайтында чыкмады. Кадрлар алмашы турында иртәгә Рөстәм Миңнехановның Яңа ел алды матбугат конференциясендә рәсми рәвештә игълан ителер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100