news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының төбәк башлыклары киңәшмәсендә катнашты

Татарстан Президенты сүзләренчә, регионның икътисады структурасында иң күп өлешне сәнәгать җитештерүе алып тора, башка тармакларның өлешен арттыру да планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының төбәк башлыклары киңәшмәсендә катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел Буе федераль округы субъектлары башлыклары белән киңәшмәдә катнашты. Аны Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Президентның Идел Буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров уздырды.

«Киңәшмәдә региональ проектларның яклау алды узды. Әлеге проектлар Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында гамәлгә куелачак», — диелә республика җитәкчесенең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

Доклад белән Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Башкортстан Республикасы, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре башлыклары чыгыш ясады. Татарстан Президенты әйтүенчә, регионның икътисады структурасында иң күп өлешне сәнәгать җитештерүе алып тора, башка тармакларның өлешен арттыру да планлаштырыла.

«Аерым алганда, ИТ-сектор 2,3 процентка кадәр үсте. Бүген безнең алда тармакны инвестицион яктан яңадан эшләтеп җибәрү, ИТ-сферадагы белгечләр дефицитын бетерү, чит илдә җитештерелгән микроэлектрониканы үзебезнекенә алыштыру, яңа инновацион материаллар җитештерүне үстерү бурычлары тора. „Иннополис“ һәм „Алабуга“ махсус икътисади зоналары үзәкләренең инновацион проектлары әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән», — диде Миңнеханов.

Игорь Комаров Татарстан, Башкортстан, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләренең Идел буе федераль округында халык саны буенча иң зур регионнар булуын һәм округның, илнең икътисадына зур өлеш кертүләрен әйтте. Монда округ халкының яртысыннан артыгы яши (14 миллионнан артык) һәм Идел буендагы барлык өстәлгән бәянең 56 проценты булдырыла.

Дмитрий Чернышенко регионнарның ике атна эчендә зур эш башкаруын билгеләп үтте. Социаль-икътисади үсешнең хәзерге халәтенә диагностика үткәрелде һәм Михаил Мишустин куйган критерийларның күбесенә җавап бирә торган проектлар сайлап алу төгәлләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100