news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов EMTensor компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

EMTensor компаниясе электромагнитлы томография өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «EMTensor» компаниясе Директорлар советы рәисе Игорь Шеркунов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашу барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә ясалма интеллект кертү турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

EMTensor компаниясе электромагнитлы томография өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot