news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Милли китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен караячак

Күргәзмәдә сирәк китаплар һәм кулъязмалар тәкъдим ителә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсен караячак.

Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйткәнчә, экспозиция яңартылган Милли китапханәдә ачыла.

«Бу стандарт булмаган, үзенчәлекле, кызыклы күргәзмә, анда сирәк китаплар һәм кулъязмалар булачак. Күргәзмә дөньяда татар мәдәниятенең интеллектуаль, икътисади һәм сәяси үсеше аша, татар китабы тарихына альтернатив карашны күздә тота. Күргәзмәнең һәр бүлеге татар китапларын өч үзлек буенча тасвирлый, болар: халыкара абруй, глобаль элемтәләр һәм эчке күптөрлелек. Экспозициядә мэппинг, пространство инсталляцияләре, радиотрансляцияләрдән аудиоөзекләр кебек яңа күргәзмә форматлары булачак», — диде спикер.

Күргәзмәгә килүчеләр XVII гасырда язылган, безнең төбәктәге иң борынгы төрки-татар кулъязмасын да күрә алачак. Ул кириллица стилендә һәм саннар белән язылган. Шулай ук мөселман стилендәге традицион кулъязмалар да кызыксыну уятачак.

«Президент күргәзмәне карарга иртән киләчәк», — диде Лилия Галимова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100