news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Динамо — Ак Барс» командасына ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды

Хоккейчылар Россия чемпионатында җиңде.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча «Динамо — Ак Барс» командасы уенчыларына, тренерларына һәм барлык персоналына «Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды һәм рәхмәт белдерде.

Бүләкләү ТР Президенты Резиденциясендә 2020/2021 ел сезонында Казан хоккейчыларының Россия чемпионатында җиңүе уңаеннан тантаналы кабул итү вакытында узды. Уенчылар чемпион исеменә 19нчы тапкыр лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов әлеге җиңүгә өлеш керткән «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте уенчыларының, тренерларының, җитәкчелекнең, спонсорларның һәм җанатарларның ролен билгеләп үтте  

Республика Президенты әйтүенчә, Татарстанда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күбесе Казан осталары командаларында уйный, ә чирәмдәге хоккей, аерым алганда, массакүләм төсмер ала.

«Хәзерге вакытта республикада чирәмдәге хоккей белән 1582 кеше, шул исәптән 643 хатын-кыз шөгыльләнә. Республиканың „Динамо“ олимпия резервы мәктәбендә 865 бала шөгыльләнә. Бу мөһим, димәк сезнең (уенчыларның) дәвамчылары бар дигән сүз. Балалар белән штаттагы 18 тренер эшли», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100