news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашачак

Бүген автогигантның Россиянең авыр йөк автомобильләре базарындагы өлеше 47 процентны тәшкил итә.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 25 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә Чаллыда узачак Машина төзүчеләр көненә багышланган чараларда катнашырга планлаштыра.

«Монда республиканың машина төзелешендәге иң зур юнәлешләренең берсе — КАМАЗ заводы эшли. Әгәр агымдагы елның 7 аена машина төзелеше комплексы оешмалары буенча статистиканы карасак, тулаем алганда 408 млрд сумлык продукция озатылган. Бу елның сигез аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, товар продукциясе артуын КАМАЗ һәм кайбер предприятиеләр терки», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Бүген автогигантның Россиянең авыр йөк автомобильләре базарындагы өлеше 47 процентны тәшкил итә. предприятие К5 буыны йөк машиналары линейкасын үстерә, пассажирлар өчен электротранспорт модельләрен һәм түбән идәнле автобуслар эшләп чыгара, 17 тонналы водородлы йөк машинасы һәм водородлы автобус эшләп чыгаруны алып бара.

«Бу эшләр барысы да Чаллыда Машина төзүчеләр көнендә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кайбер зур предприятиеләрдәге машина төзү вазгыяте турында да сөйләячәкләр», — диде Лилия Галимова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100