news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Афанасьев кабат Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды

Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

Михаил Афанасьев кабат Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районы депутатлары Михаил Афанасьевны муниципалитет башлыгы итеп сайладылар. Бу карар IV чакырылыш муниципаль Советының беренче сессиясендә бертавыштан кабул ителде. Сессиядә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Бу хакта район администрациясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

«Район башлыгы урынбасары итеп Эльза Кадникова билгеләнде, тагын бер урынбасар вазифасы буш калды. Шулай ук сессиядә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Яшел Үзән районы республиканың иң эре муниципалитетлары бишлегенә керә, ул сәнәгать өлкәсендә зур потенциалга ия. Михаил Афанасьев ун ел дәвамында Лаеш районын җитәкләде. Узган ел ул, Лаеш муниципалитетын  ТР шәһәрләре һәм районнарының социаль-икътисади рейтингында өченче урында калдырып, Яшел Үзән районына күчте,.

news_right_1
news_right_2
news_bot