news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдус Зарипов Лаеш шәһәренең мэры итеп сайланды

«Барлык карарлар да безнең халык файдасына кабул ителергә тиеш», — диде шәһәр башлыгы.

Илдус Зарипов Лаеш шәһәренең мэры итеп сайланды
Лаеш районы матбугат хезмәте

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш шәһәренең яңартылган Советының беренче сессиясе булды. Депутатлар Илдус Зариповны Лаеш мэры итеп бертавыштан сайлады. Бу хакта район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдус Зарипов сүзләренчә, алда бай тарихлы, традицияле һәм мәдәниятле Лаеш шәһәре өчен биш еллык уртак эш көтә. Ул билгеләп үткәнчә, җирле халык белән эшләү, карар кабул иткәндә һәркемнең фикерен исәпкә алу бу эштә мөһим.

«Алда бик күп бурычлар тора. Республикабызның икътисады көчле. Иллеләп социаль-икътисади үсеш программасы бар. Алар безнең алга таба үсешебезгә ярдәм итәчәк», — диде ул.

Зарипов җитди бурыч булып иске юлларны ремонтлау һәм яңаларын төзү, халыкны су белән тәэмин итү, инфраструктураны үстерү, кунакханәләр төзү, җәмәгать туклануын оештыру торуын әйтте.

«Барлык карарлар да безнең халык файдасына кабул ителергә тиеш», — дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot