Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимова Татарстан Хөкүмәтен формалаштыру озакка сузылуның сәбәбен аңлатты
Өстәмә консультацияләр таләп ителә, шуңа күрә әлегә барлык министрлар да вазифаларны башкаручы статусында эшли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова яңартылган составта республика Хөкүмәтен формалаштыру белән интрига сузылмадымы, дигән сорауга җавап бирде. Бу хәл Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта булды.
«ТР Хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру белән интрига озакка сузылмады. Бу нормаль эш процессы, ул өстәмә консультацияләр таләп итә. Якын арада [карар] булачак дип уйлыйм», — диде Галимова.
Әлегә барлык министрлар да вазифаларны башкаручы статусында эшли, дип өстәде ул.
Узган атнада Татарстан Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен туктатты. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта указга 18 сентябрьдә үк кул куйды һәм Татарстан Министрлар Кабинетына Хөкүмәтнең яңа составын формалаштыруга кадәр эшне дәвам итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз