news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Громова Татарстанда музей эшен үстерү турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Анна Громовага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Громова Татарстанда музей эшен үстерү турында сөйләште

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институтының «Тарихта хәйриячелек» халыкара үзәге җитәкчесе, «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова белән очрашты. 

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда шулай ук Европа демократия һәм хезмәттәшлек институты башлыгы, «тарихи перспективаларны өйрәнү фонды» КБО Президенты Наталия Нарочницкая катнашты.

Казанга визитлары кысаларында кунаклар Казан Изге Ана иконасы Соборын изгеләндерү тантанасында булдылар һәм гыйбадәтханәне торгызу эшләренең сыйфатын югары бәяләделәр.

Әңгәмә барышында музей эше һәм туризмны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәдәни-агарту проектларын гамәлгә ашыру һәм алга таба уртак эш планнары турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Анна Громовага ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Марат Моратов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100