Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов «Гебким» төрек сәнәгать зонасы предприятиеләре эше белән танышты
Сәнәгать зонасы оешмасы барлыгы 2 593 кешене эш урыны белән тәэмин итә.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәрендә «Гебким» сәнәгать зонасында булды. Бу илдәге химия сәнәгате предприятиеләрен урнаштыруда махсуслашкан беренче сәнәгать зонасы оешмасы.
«Президентка сәнәгать зонасында урнашкан берничә предприятиене күрсәттеләр, шулай ук компанияләр өчен булдырылган инфраструктура белән таныштырдылар», — дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүгенгә 66 участокта 34 завод эшли, тагын 14 производство төзелә. Предприятиеләр лак-буяу әйберләре, косметика, пластмассалар, чистарту чаралары, азык-төлек өстәмәләре, дарулар, авыл хуҗалыгы өчен химикатлар җитештерү белән шөгыльләнә. Сәнәгать зонасы оешмасы барлыгы 2 593 кешене эш урыны белән тәэмин итә.
«Мин күп төрле икътисади зоналарда булдым, әмма сезнең кебек оешма беркайда да юк, — диде Рөстәм Миңнеханов мәйданчыкларны карап чыкканнан соң. — Мин монда ике сәбәп күрәм. Беренчедән, төрек халкы хезмәт сөючән, икенчедән, дәүләт шартлар тудыра».
Ул республикада Төркия партнерлары катнашында гамәлгә ашырыла торган һәр проектның уңышлы булуын аерым билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз