news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: 2020 елда Татарстан - Төркия товар әйләнеше 360 млн доллардан артты

Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Төркиядә.

Миңнеханов: 2020 елда Татарстан - Төркия товар әйләнеше 360 млн доллардан артты

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 2020 елда Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 360 млн доллардан артып китте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе Төркиягә эш сәфәре белән килде. 

«Пандемия. Кимү бар. Быел безнең икътисад өлкәләре яңадан торгызылыр һәм без тотрыклы үсеш траекториясенә чыгарбыз дип өметләнәбез», — дип җиткерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Берлек идарәсе рәисе Эмре Селим Төркия делегациясенең Казанга 2021 елның мартында килгәнлеген искәртте.

«Күптән түгел Татарстанда булдым һәм аның, чыннан да, кызыклы территория булуын күрдем. Без республикада гамәлдә булган югары стандартларга туры килү өчен барысын да эшлибез», - диде ул.

Селим искә төшергәнчә, Төркия бизнесы үз производстволарына кертә торган инвестицияләр продукцияне Татарстан һәм Россия базарларына гына түгел, ә ЕврАзЭсның бөтен территориясе буенча таратуга ярдәм итә.

Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлегенә азык-төлек сәнәгате, автомобиль төзелеше, агач эшкәртү, пластмасса сәнәгате, төзелеш һәм башка предприятиеләр өчен станоклар һәм җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 200дән артык компания керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100