Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентлары катнашында берничә килешү имзаланды

Татарстан Төрекмәнстанга 2 меңгә якын «КАМАЗ» йөк машинасы җибәрәчәк.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Төрекмәнстан югары уку йортлары һәм предприятиеләре җитәкчеләре Казан Кремлендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов катнашты.

Имзаланган документлар арасында Төрекмәнстан дәүләт энергетика институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум, Төрекмәнстан телекоммуникацияләр һәм информатика Институты белән Иннополис Университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү, Төрекмәнстан дәүләт икътисад институты һәм Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү бар.

Моннан тыш, «Төрекмәнхимия» дәүләт концерны һәм «КЭР-Холдинг «ИК» дәүләт концерны арасында үзара аңлашу турында меморандум, «Төрекмәннебит» дәүләт концерны һәм «Татнефть» ГАҖ арасында үзара аңлашу турында меморандум, шулай ук «Төрекмәнавтоулаглары» агентлыгы һәм «КАМАЗ» ГАҖ арасында «КАМАЗ» маркалы автотранспорт техникасы белән тәэмин итү һәм техник ярдәм күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка кул куюны шәрехләп, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия һәм Татарстан аның иле өчен стратегик партнерлар булып калуын искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республика өчен Төрекмәнстан делегациясен кабул итү зур мәртәбә. «Бу сәфәрнең тугандаш халыклар тарихында истәлекле вакыйга булачагына, Россия белән Төрекмәнстан арасында киләчәктә дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам», - диде Татарстан Президенты.