Миңнеханов: Безгә Төрекмәнстан белән сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү кирәк

Татарстан Президенты Казан Кремлендә ил Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясен кабул итте.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Төрекмәнстан базары Татарстан компанияләре өчен зур кызыксыну уята, шул ук вакытта тугандаш республика хакимияте инвесторлар өчен яхшы шартлар тудыра. Бу икътисади элемтәләрне үстерү һәм товар әйләнешен үстерү өчен зур мөмкинлекләр ача. Шул хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төрекмәнстан делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты 12 августта Төрекмәнбаш шәһәрендә узачак беренче Каспий икътисади форумына чакырганнары өчен Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде.

«Без сезнең илдә безнең компанияләрнең уңышлы эшләвенә һәм ярдәм алуларына чын күңелдән рәхмәтле. Бу - Т«атнефть», «КЭР-Холдинг» компанияләре һәм башкалар. Бүген күргәзмә кысаларында Сез безнең элемтәләрне киңәйтә торган берничә йөкләмә бирдегез. Безгә сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтергә кирәк. Сезнең илнең потенциалы бик зур, һәм безнең өчен бу базарда тәкъдим ителгән булуыбыз бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре - автомобиль һәм авиация техникасы, суднолар төзелеше продукциясе белән тәэмин итү.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Төрекмәнстанда яшәүче татарлар исеменнән Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде. «Алар игътибар, мөмкинлекләр өчен бик рәхмәтле. Безнең очрашу булды, алар үзләренең рәхмәтен, хөрмәтен җиткерүне үтенделәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.