Фәрит Мөхәммәтшин: “5+5” форумында перспективалы яшьләрне барларга телим”

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “5+5: Инновацияләр. Идел буе инициативасы” форумында катнашты
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Казанда уза торган “5+5: Инновацияләр. Идел буе инициативасы” форумы республика җитәкчелеге өчен өметле яшь хезмәткәрләрне барларга ярдәм итәргә мөмкин. Казан IT-паркында форум утырышында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин бу чараның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, инновацияләр өлкәсендә алдынгы республика буларак Татарстанда мондый форум үткәрелү мөһим. “Республика инновацион үсеш юлында беренче ел гына түгел, республика, аның икътисады көндәшлелеккә сәләтле булсын өчен җәмгыятьтәге модернизация бик мөһим”, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
“Яшьләрне барларга, аларны тыңларга, җәмгыятьтәге проблемалар турында белергә, Татарстанда төгәл мәсьәләләрне хәл итәргә җәлеп итәргә мөмкин булган кадрлар резервы талантларын күрергә телим” – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.