^15 августта Казанның автомобиль йөртүчеләре Казансуны "Миллениум" аша чыгачак

^15 августта Казанның автомобиль йөртүчеләре Казансуны "Миллениум" аша чыгачак

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген Казансуның уң һәм сул ярларында урнашкан 835 метр озынлыктагы дүртенче транспорт дамбасының яңа күпере Казанның микрорайоннарын тоташтырды. Яңа күпер буенча беренче булып Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов атлады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов журналистларга бүгенге вакыйганы шәрехләде. "Төзүчеләрнең күпер өстендәге эшләрне генә башкарып бетерәсе калды. Әлеге эшләр тулысынча 15 августта тәмамланачак", - дип билгеләп үтте ул. Премьер-министр РФ Транспорт министрлыгы белән Казансу аша күпер комплексы төзелешендә федераль бюджетның катнашуы турында килешү төзелү турында да билгеләп үтте. Билгеле булганча, бу объект бергә тора торган ике күпердән гыйбарәт, аны һәрберсендә өч полосалы автомобиль хәрәкәте булачак. Әлеге корылманы бергә 42 метрлы "М" хәрефе ("Миллениум") кебек пилон тоташтырачак. Күпернең 15 августта тапшыруга билгеләнгән беренче чиратының бәясе 3 миллиард сумнан артык. Күпернең 1 миллиард 800 сумга төшкән беренче чираты федераль бюджет ярдәменнән тыш төзелүен, әмма бюджет турындагы федераль законга тиешле төзәтмәләр кертелгәч, республика 1 миллиард сум финанс ярдәм алачагын билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Казансу аша күпернең икенче чираты төзелеше дә башланган. "Бәлки күпернең беренче чиратын төзелгән кебек темплар белән түгелдер, әмма икенче чираты буенча эшләр алып барылачак", - дип ассызыклады Премьер-министр.

ТР Премьер-министрының урынбасары - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов бүгенге чараны төзелештә катнашучылар өчен зур бәйрәм, дип атады.

Вакыйга урынына Казан мэры Камил Исхаков та килде. Аның фикеренчә, яңа күпер шәһәрнең тагын бер билгесе булырга лаек. Ә "М" хәрефе рәвешендәге пилон киләсе буын өчен Казан Миллениумын мәңгеләштерәчәк.

Күпергә керү юллары белән бергә 1524 метрлы галәмәт зур корылма Казанның кече боҗрасының төп өлеше булачак һәм Татарстан башкаласының үзәгендә транспорт агымын киметәчәк. Казанның автомобиль йөртүчеләре бу зур корылма буйлап августта йөри алачак. "Нур-1" ҖЧҖнең генераль директорының урынбасары Валерий Ушанов "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүенчә, төзүчеләрнең уң як ярдагы күпердәге эшләрне тәмамлыйсы, күпергә асфальт җәясе, коймалар куясы һәм күперне пилон белән тоташтырасы бар. Аннары күперне сынап караячаклар һәм дәүләт комиссиясенә тапшырачаклар. Казансу аша күпернең беренче чиратын файдалануга тапшыру 15 августтка билгеләнгән. Яңа күпердән тәүлегенә 10-15 мең автомобиль йөри алачак.