news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов пандемиядә эшчәнлеген дәвам итүче бизнесменнарны кисәтте

Татарстан Президенты хакимият органнарын һәм эшмәкәрләрне коллективта Covid-19 таралуга юл куймаска өндәде.

Рөстәм Миңнеханов пандемиядә эшчәнлеген дәвам итүче бизнесменнарны кисәтте
https://tatarstan.ru

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген эшкә керешкән һәр предприятие дезинфекция режимын саклау һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү йөкләмәсен алган. Хакимият органнары бу йөкләмәләрнең үтәлешен катгый күзәтергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Кеше битлексез кибеткә керсә һәм перчаткасыз килеш товар җыйса, димәк, кибет күрсәтмәләрне үтәми. Предприятие эшкә керешсә, ул үз объекты, күрсәтелгән хезмәтләр өчен тулысынча җаваплы. Хезмәт коллективларында авыру чыганагы барлыкка килүгә юл куймау бурычы куела. Бер коллективта 5 авыру очрагы булу — ул инфекция чыганагы. Санитар табибларының күрсәтмәләрен төгәл һәм эзлекле үтәргә кирәк, башка юл юк», — дип бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстанда коронавирус таралу белән бәйле вазгыять тотрыкланды, әмма җиңеләймәде. «Әгәр элек каяндыр кайтучыларны контрольгә алган булсак, бүген алар арасында 3-4 очрак теркәлә, ә калган барлык очраклар коллективта һәм гаиләдәге кешеләр арасында раслана. Роспотребнадзор кабул иткән таләпләрне тулысынча үтәүне оештырырга кирәк. Мин барлык вазифаи затларны да шәхсән кисәтәм, сезнең һәркайсыгыз үз участогы өчен җаваплы», — диде ул.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 76 яңа очрагы ачыкланды. Барлык яңа очраклар авыру белән элемтәдә булучы кешеләрдә ачыкланган. 20 кеше хастаханәдә ята. 56 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел һәм симптомсыз формасы күзәтелә.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 2697 очрагы теркәлгән. 1825 кеше дәваланып терелгән, 127 кеше кичә хастаханәдән чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100