news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Россия Дәүләт Думасы делегациясе Ошта булып китте

^Россия Дәүләт Думасы делегациясе Ошта булып китте

(Бишкәк, 23 май, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанның Ош өлкәсендә рәсми визит белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының парламент делегациясе булды һәм аның эшендә Россия Дәүләт думасының энергетика, транспорт һәм элемтә буенча комитет рәисе урынбасары Рифат Шәйхетдинов та катнашты. Депутатлар Кыргызстан Республикасы Президентының көньяк төбәге буенча вәкиле, өлкә губернаторы, мәчет активистлары белән очрашып, күптән түгел булып узган демократик һәм икътисади үзгәрешләрдән соңгы хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде. Алар РФ Куркынычсызлык Советының чик буе сакчылары тормышы һәм аларның урнашуы белән танышты. Ошта яшәгән ватандашлары белән очрашу вакытында, этник россиялеләрнең республикада булып узган вакыйгалардан соңгы яшәү перспективалары турындагы мәсьәләләрне карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot