Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җитәкче итеп Фаяз Шакиров билгеләнде
Моңа кадәр ул Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары булып эшләгән.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен ведомство коллективына ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тәкъдим итте.
Ведомствога җитәкче итеп Фаяз Шакиров билгеләнде, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Элек ул ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы вазифасын башкарган.
Фаяз Фәнил улы Шакиров 1983 елның 26 августында Киров өлкәсендә туган. 2006 елда «Әйләнә-тирә мохитне саклау» белгечлеге буенча С. М. Киров ис. КДТУын тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты (2009 ел).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз