«Салават күпере»ндә Миңнехановка балалар белән читтән торып эшләү турында сөйләделәр

«Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов үзе белән аралашкан балаларга.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына визиты кысаларында, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» редакцияләрендә булды. Биредә аңа балалар белән читтән торып эшләү алымнары турында сөйләделәр.

«Салават күпере» журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова яңа балалар бүлмәсендә дистанцион рәвештә дәрес үткәрелүе турында сөйләде. Рәссам ясаган тузганаклар рәсемен балалар кабатлап ясарга тиеш. «Көн саен төрле мастер-класслар, төрле чаралар оештырабыз, тик утырмыйлар», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында «Салават күпере»нең нәни укучылары белән аралашты. «Балалар, ничек хәлләрегез?» — дип сорашты һәм экраннарда битлеген дә салып күренде. Президент балаларның сорауларына җавап бирде. Дүрт яшьлек Туран Батулла карантин кайчан бетәр икән дип кызыксынды.

«Рөстәм абый, сез телефонда уйнарга яратасызмы?» — дип сорады бер кызчык. «Яратам, вакытым булганда», — диде Президент һәм кесәдән телефонын чыгарып та күрсәтте. «Рөстәм абый, кунакка килегез», — дип чакыручылар да булды. «Карантин беткәч, сезнең монда килергә вакытыгыз булгач, монда очрашырбыз», — дип вәгъдә бирде Рөстәм Миңнеханов.

«Балалар безне тик утыртмыйлар, һаман күбрәк эшләргә этәргеч бирәләр. Наклейкалар да ясатабыз. Телефон дигәндә, QR-код та кулланыла. Мәсәлән, әкият журналда бастырыла, QR-код аша кергәч, Шаян ТВ дан Ләйлә аларга шул әкиятне укый», — дип сөйләде Зилә Хөснетдинова.

«Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов һәм дәрес өчен кулланылган беренче рәсемгә истәлеккә имзасын калдырды.