news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хәйрия эшләрен матбугатта күбрәк яктыртырга кирәклеген әйтте

«Бездә кайчак хәйрия бер җиргә генә бара да, без күрмибез. Безгә кайсы категория аеруча якланмаган булуын карарга кирәк», — диде Президент.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, коронавирус таралу шартларында хәйрия эше белән шөгыльләнүчеләр турында матбугатта күбрәк яктыртырга кирәк. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында әйтте.

«Татнефть» компаниясе битлек, станоклар алып кайту буенча самолет оештырды. «Нәфис» компаниясе дә антисептиклар белән бик булыша. Без моны тулысынча хуплыйбыз. Матбугатта да яктыртырга кирәк. Бездә кайчак хәйрия бер җиргә генә бара да, без күрмибез. Безгә кайсы категория аеруча якланмаган булуын карарга кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, вирус таралган чорда сак, уяу булырга киңәш итте. «Без барыбыз да Аллаһ кулында, шуңа күрә сабырлык кирәк. Авыру кими башлар дип ышанабыз, тик әлегә артым гына күзәтелә», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot